Уфада 14 яшьлек сеңлесен көчләгән һәм үтергән егетне үз акылында дип тапканнар. Бу хакта “Уфановости” порталы яза. Вәхшигә психологик экспертиза үткәрелгән. Аңа 15 еллык төрмә җәзасы яный.
Басма мәгълүматларына караганда, 21 яшьлек Сергей Пугачев (үлгән кыз белән ата ягыннан бертуган) тикшерүчеләр белән хезмәттәшлектән баш тарткан. Ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән аралашмый.
“МБ” сайты язганча, коточкыч хәл узган елның ноябрендә булган. Егет 14 яшьлек сеңлесенең ваннадан юынып чыкканын көткән. Шуннан, аңа ташланып, башта көчләгән, аннан соң үтергән. Мәетне әнисенең автомобиленә яшереп куйган. Әнисе мәктәпкә бару өчен йокыдан уятырга дип кызы янына килгәч, аның юклыгын күреп алган. Полициягә мөрәҗәгать иткән. Кызының мәетен машинасында тапкан.
21 яшьлек егетне эзләүгә игълан иткәннәр. Аны үз өеннән берничә квартал ераклыктагы күпкатлы йортның чормасында тапканнар. Вәхши үзенең кылган гамәлләрен таныган. Шул ук вакытта тыелган матдәләр белән “дус” булуы турында сөйләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat