Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне
Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла.
Прокуратура хезмәткәрләре көне Россия Федерациясендә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә.
Прокуратураның төп вазифасы – закон сагында тору. РФ прокуратурасы үз эшчәнлеген РФ Конституциясе, «Россия Федерациясе прокуратурасы турында»гы федераль закон, РФ Җинаять-процессуаль кодексы һәм РФ Җинаять кодексы нигезендә алып бара.
«Локомотив»
1936 елда «Локомотив» ирекле спорт җәмгыяте оештырыла. Спорт җәмгыяте барлыкка килү югары спорт казанышлары белән билгеләнә. Аның күп кенә спортчылары җәмгыятьнең беренче елларында ук төрле спорт төрләрендә СССР чемпионнары һәм рекордчылары була. Хәзерге вакытта «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте (РФСО) тимер юл узеллары, бүлекләре, уку йортлары, транспорт төзүчеләре, метрополитен спорт клубларын үз эченә ала. Ул физик культураны, спортны пропагандалау буенча көндәлек эш белән шөгыльләнә.
«Искра»
1943 елда Совет гаскәре «Искра» операциясен башлый. Операциянең беренче 7 көне уңышлы була һәм 18 гыйнвар иртәсендә блокада өзелә. Әмма аның максатлары блокаданы өзү генә түгел, ул тимер юл станциясен азат итүне дә күздә тота. Блокаданы өзгәннән соң кыска вакыт эчендә Поляны-Шлиссельбург тимер юл линиясе, автомобиль магистрале һәм Нева аша берничә күпер төзелә. 1943 елның февраль уртасыннан Ленинградта илнең башка үзәкләре өчен билгеләнгән азык-төлек белән тәэмин итү нормалары эшли башлый.
Үлем җәзасы
1950 елда СССРда хыянәт, шпионлык һәм саботаж өчен үлем җәзасы яңадан кертелә. 1960 елдан 1988 елга кадәр СССРда 24 меңгә якын кеше атып үтерелә. Алар нигездә җинаятьчеләр, шпионнар һәм Ватанга хыянәтчеләр булган. Россиядә үлем җәзасы соңгы тапкыр 1996 елда кулланыла.
Яңа исем
2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов исеме бирелә. Казан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал буе республикалары халыклары арасыннан музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерли. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911-1988) була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat