Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 меңгә якынлашкан

Татарстан Республикасы хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомство коллегиясендә билгеләп үткәнчә, 2023 елның гыйнвар-октябрь чорында республикада уртача хезмәт хакы алдагы елның шул ук чорындагыга караганда 14,4 процентка артып, 59,5 мең сум тәшкил иткән. Министр әйтүенчә, реаль хезмәт хакы (инфляциядән чыгып исәпләнгән күрсәткеч) 13,2 процентка үскән.

Сүз уңаеннан, республикада сәнәгать өлкәсендә кадрларга иң зур ихтыяҗ барлыкка килгән. Бу өлкәдә 12 мең вакансия тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шулай ук төзелеш, коммуналь-хуҗалык өлкәләренә дә кадрлар җитми.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү