Татарстанда Кач ману көннәрендә суык булачакмы-юкмы икәнен әйткәннәр

КФУ доценты Тимур Әүһәдиев “Челнинские известия” порталы мөхәррире белән әңгәмәсендә Татарстанда Кач ману көннәрендә (гыйнварның икенче яртысына туры килә) суык булачакмы-юкмы икәне турында сөйләп үткән.

Галим соңгы берничә елда “крещенские морозы” булмаганлыгын белдергән. Мәсәлән, 2022 елда бу чорда һава температурасы -3 градус, 2020 елда исә бөтенләй +2 градус тәшкил иткән.

“Суыкмы яки җылымы булачагын төгәл генә әйтеп булмый – 50гә 50”, – дигән Тимур Әүһәдиев.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү