“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы 2,5 меңнән артыграк кешене – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарны үз канаты астына алган. Бу хакта филиал җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итә.
Узган елда фондка 6,7 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 11 меңнән артыграк мәсьәлә каралган. Асылда социаль ярдәм чараларын билгеләү, акчалата түләүне оештыру, медицина ярдәме, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткәннәр.
Удачина әйтүенчә, хәрби частьтә хезмәт итү турында документлар алу төп проблемаларның берсе булып тора.
Исегезгә төшерәбез: “Ватанны саклаучылар” фонды 2023 елның 3 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә оештырылды. Казандагы вәкиллеге узган елның июлендә ачылды. Россиядә Әфганстандагы сугыштан соң да, Чечня кампанияләреннән соң да моңа охшаш оешманың булдырылганы юк иде әле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat