Һава торышы начараю сәбәпле, янә автобуслар һәм йөк машиналары өчен юллар ябыла

Республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләрдән, мөмкинлеккә карап, шәһәрләр һәм торак пунктлардан чыгып китмәүне сорый.

Татарстанда һава торышының бозылуы һәм юл шартларының катлаулы булуы сәбәпле, федераль юлларда хәрәкәтне вакытлыча чиклиләр. Дәүләт автоинспекциясе хәбәренә караганда, чикләүләр йөк транспорты һәм автобуслар хәрәкәтенә кагыла.
Шулай итеп, Казаннан Казахстан Республикасы чигенә кадәрге юл, “М-7” Мәскәү-Казан-Уфа юлының 735 нче чакрымнан 1169 чакрымына кадәрге өлеше, Казаннан Ульяновскига кадәрге, Йошкар-Оладан “М-7” юлына кадәрге автомобиль юллары ябыла. Шулай ук Казан аэропортына килү юлы ябыла.
Чикләүләр бүген 15.00 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчы кертелә. ЮХИДИ йөртүчеләрдән, мөмкинлеккә карап, торак пунктлардан чыкмауны сорый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү