Казанда «Астория» кунакханәсендәге янгын сүндерелгән

15.41 сәгатьтә Казанның «Астория» кунакханәсендәге янгынны сүндерделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Янгын мәйданы 936 квадрат метрга җиткән. Утны сүндерүгә 74 кеше һәм 22 берәмлек янгын сүндерү һәм махсус техника җәлеп ителгән.

Казанның «Астория» кунакханәсендә янгын бүген көндезге сәгать икедә чыккан иде. Ачыкланганча, банкетлар залы һәм «Астория» мини-отель урнашкан бинаның түбәсе яна башлаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү