Татарстанда газга түләүне уңайлырак иткәннәр

Сервисның башка функцияләре дә бар.

“Газпром трансгаз Казань” халыкка уңайлы булсын өчен “Оплата за газ” мобиль кушымтасын булдырган. Хәзер газга шуның аша гына түләргә мөмкин, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

“ Хәзер газга, теләсә кайсы банк картасыннан файдаланып, санаулы мизгелләр эчендә түләп куярга мөмкин. Комиссия алынмый. “Автоплатеж”га тоташтыру мөмкинлеге дә каралган, – дип аңлатып үткәннәр компаниянең матбугат хезмәтеннән. – Кушымта экранга бер кагылуда күрсәткечләр тапшыру мөмкинлеге бирә. Түләү тарихлары, урнаштырылган газ җиһазы, исәпләгечләрне тикшерү сроклары турында барлык мәгълүматлар шунда тупланып барачак”.

Кушымтада абонентларга хезмәт күрсәтү пункты телефоннарын, эш режимын һәм адресын да табарга мөмкин. Сорау бирү өчен мәйданчыклар да булдырылган. Элемтә үзәге белгечләре аларга тиз генә җавап бирәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү