Сыерлар климатка каршы, яки немец фермерлары ни тели?

Бу язманың авторы яшь вакытта, бернинди актерлык сәләте булмаса да, бер татар язучысының пьесасын сәхнәләштерүдә катнашып, төп рольләрнең берсен уйнап йөргән иде. Ятланган сүзләр күптән онытылган инде, әмма бер персонажның репликасы әле дә хәтердә. «Кызык хәлләр твориться бу дөньяда», – ди ул тамашачыга карап. Утыз биш еллап вакыт үткәч, нинди хәлләр «твориться» итәсен әйтсәләр, ул чакта безнең чәчләр үрә торыр иде.

Әйтик, мәсәлән, Швециядәге Лунд университеты һәм Канададагы Британ Колумбиясе университеты тикшерүчеләре парник газлары чыгаруда иң зыянлы нәрсәләрне ачыклаган. Болар: шәхси автомобильләрдә йөрү, самолетларда сәяхәт итү, итле ризыклар ашау һәм… бала табу. Европада «экологик баласызлык» дигән термин киң тарала хәзер, урамнарда «яшелләр» бала тапмаска өндәгән плакатлар элә, сабыйларны «климатны үтерүчеләр» дип атый. Көнбатышта демографик һәлакәт көчле темп алып ята бүген, һәм без каршы түгел: үзләре теләгәч, юкка чыксыннар, тик идеяләрен бар планетага көчләп такмасыннар гына.

Итле ризыклар мәсьәләсен аңлый торгансыздыр инде: итнең төп чыганагы булган сыерлар метанны кеше баласына караганда да күбрәк чыгара. Сыер тиресе бездә дә куркыныч калдыклар исемлегендә һәм Дәүләт Думасының гасырлар буе экологик яктан чиста булып саналган бу ашламаны ул исемлектән чыгарырга омтылуы «Гринпис» һәм Росприроднадзор тарафыннан көчле каршылыкка очрады.

Киләсе атнада Давоста Бөтендөнья икътисад форумы ачылачак. Форум кысасында «C40 Cities» инициативасы карала. Дөньяның зур шәһәрләре мэрлары климат кризисына каршы көрәшкә берләштеләр дә берләшмәләрен шулай атадылар. Күрәсең, башта кырык мэр аркадашлык иткәндер. Хәзер аларның саны – 96. Менә шул «C40 Cities» «2030 елга бернинди ит тә, сөт тә булмасын» дигән идеяне байрак итеп күтәрде инде. Алар шулай глобаль җылынуга каршы көрәшәбез дип саныйлар. Искәртик: бер Россия шәһәре дә һәм компаниясе дә бу оешмада катнашмый. Бу – изоляциянең бер уңай ягы. «Ит һәм сөт булмагач, без нишләрбез?» – дигән уй башыгыздан ялтырап узгандыр. Шатланыгыз: Давос кешеләрнең дә кирәге юк дип саный. Бөтендөнья икътисад форумының әйдәп баручы киңәшчесе Юваль Ноа Харари: «Без хәзер зур күләмдә файдасыз кешеләр сыйныфы барлыкка килүен күрәбез. Компьютерлар төрле өлкәләрдә  камилләшкән саен, аларның бездән бик күп мәсьәләләрне чишкәндә өстен чыгу мөмкинлеге бар. Һәм алар кешеләрне кирәксезгә чыгарачак. Шул чакта ХХI гасырның төп сәяси һәм икътисадый мәсьәләсе булып: кешеләр безгә ни өчен кирәк дигән сорау торачак», – дип чыгыш ясады инде.

Акылдан язганнарның мондый идеяләре куркыта, билгеле. Фикернең рәсми кораллануга алынуы бер дә шәп нәрсә түгел. Бу безгә бик зур проблемалар тудырачак. Юк, сез алай төшенкелеккә бирелергә ашыкмагыз. Кешелек җәмгыяте алай җиңел генә бирелергә җыенмый. Иткә һәм сабыйларга каршы көрәш фронтында иң беренче зыянны кемнәр күрә? Дөрес әйтәсез: фермерлар. Европада фермерларны юк итү сәясәте күптән бара инде. Ясалма ит һәм башка төр продуктлар җитештерүче стартаплар гөмбә урынына үрчергә җыена. Аларны финанслыйлар, өстенлекләр бирәләр. Базарга ясалма ит чыктымы, фермерлар үзләреннән-үзләре юкка чыгачак дип уйланыла. Натураль продуктлар җитештерү икътисадый яктан отышсыз була башлагач, кая барасың? Ә итне аны, гафу итегез, бәдрәф шакшысыннан да җитештереп була. Технологияләр! Компьютерның эзләү системасына «мясо из фекалии человека» дип язып карагыз әле… Большевиклар чорында, әйтик, спиртны тирестән һәм бәдрәф калдыкларыннан куу тәҗрибәсе бар. Пролетар шагыйрь Демьян Бедный бу хакта шигырь дә иҗат иткән. Шигырен газетага бирерлек түгел ләкин.

Европалы фермерлар зыян күрүләре белән ризалашмый, әлбәттә. Алар принципиаль рәвештә көрәшкә чыга. Бу дүшәмбедә немец фермерлары масштаблы протест акциясенә күтәрелде: алар автотрассаларны бикли, шәһәр урамнарына китереп тирес бушаталар… Көрәшнең беренче сәгатьләрендә үк: «Мюнхенга таба 5500 трактор юнәлде», «Коттбус озакламый тышкы дөньядан бикләнәчәк», «Чехия белән чик ябылды», – дигән хәбәрләр күренде. Эмденда Volkswagen җитештерү туктатылды, чөнки фермерлар заводка керү юлларын бикләде. Ягулык белән өзеклекләр бар, нефть эшкәртү заволарына шулай ук барып булмый. Фермерларның төп таләпләре дә дизель ягулыгына бәйле. Шольц хакимияте ягулыкка субсидияләрне бетергәч, продукция җитештерү мөмкин булмый башлады, чөнки сатып алу бәяләре ташка үлчим.

Дрезденда «Яшелләр» партиясе вәкиле Карл Бэр депутат буларак халык алдында чыгыш ясарга омтылып караган иде, 8 меңләп кешенең сызгыруы һәм: «Юк бул!» – дип кычкыруы астында табан ялтыратырга мәҗбүр булды. «Яшелләр» партиясенә фермерларның үче ни өчен зур булуын аңлыйсыздыр дип уйлыйм. Телеграм каналларда икътисад министры һәм «Яшелләр» партиясе әгъзасы Роберт Хабек утырган паромны фермерлар штурмлавы төшерелгән видеоны карый аласыз. Сәясәтче чак качып котылды, диделәр.

Фермерларның ярсуы сәбәбен аңлау кыен түгел. Гессен фермеры җирле парламентарийларга моны болай аңлата: пестицидларсыз үстерелгән бәрәңгенең йөз килосын арадашчыларга 3,5 еврога гына сатып була (безнең акча белән килосы 4 сумнан арзанрак). Андый бәяләр белән ерак китеп булмаячагын аңлау кыен түгел. Немец крестьяннары соңгы чиккә килеп терәлгәннәр һәм бик үчле. Икътисадый гына түгел, сәяси таләпләрне дә бик кыю куялар: «Шольцны – Себергә, Путинны – Берлинга» дигән тавышлар яңгырый.

Дилемма бит сызылган: я фермерлар җиңә дә эшләрен дәвам итә, яисә сыйныф буларак юкка чыгалар. Алар урынына ясалма азык җитештерүче компанияләр килә. Йөз эре компания кибет киштәләреннән итне һәм сөтне алып ташларга җыена дип югарыда әйттек бит инде. Европалылар майларына чыдый алмый дип уйламагыз. «Европа барометры: европалыларның 38 проценты көнгә өч тапкыр ашый алмый. Финанс хәле рөхсәт итми», – дип яза социаль челтәрләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү