Татарстанда, һава торышы бозылу сәбәпле, автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнгән

Мәскәүне Чиләбе белән тоташтыручы “М5” “Урал” юлының Татарстандагы, Башкортстандагы өлешен – 1194 чакрымыннан 1370 нче чакрымына кадәрге өлешен шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк машиналары өчен вакытлыча япканнар.

Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр бүген 15.20 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчы кертелә.
ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны, бик кирәк булмаганда, торак пунктлардан чыкмаска чакыра.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү