2023 елда Татарстанга килгән туристлар саны яңа рекорд куйган

Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының 2023 ел йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында комитет рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

— 2023 ел нәтиҗәләре буенча, республикага килгән туристлар агымы 4 миллион кеше булачак һәм тарихи чикне узачак дип фаразлыйбыз. Без ел саен Татарстанда яшәүчеләр санына тигез булган туристлар кабул итәбез, — диде Сергей Иванов. — Статистика белән бәхәсләшеп булмый: Татарстан, чыннан да, туристлар иң күп килә торган Россия төбәкләре исемлегенә керә.

Комитет рәисе узган елгы мөһим вакыйгалар арасыннан КФУ астрономия обсерваторияләренең ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелүен аерып әйтте.

— Татарстан — ЮНЕСКО исемлегенә дүрт объекты кертелгән бердәнбер Россия төбәге, — диде ул.


Фикер өстәү