Татарстанда социаль контракт төзеп тормышларын яхшыртучылар саны арткан

Кармагын бирәләр, балыгын үзең тотасың! Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының еллык киңәйтелгән утырышында әлеге җөмләне еш кабатладылар.  Сүз социаль контракт турында бара. Татарстанның бу уңайдан башкарган эшләрен Мәскәү кунаклары да югары бәяләде. Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге  IТ паркында районнарда социаль килешү төзеп, үз эшен башлаган эшмәкәрләр дә бар иде. Алар  арасында табигый ризыклар җитештерүчеләр, бизәнү әйберләре, күннән милли эшләнмәләр ясаучыларны очраттык.

Балтачта яшәүче Гөлсем Зариповага – 24 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, Казан технология-дизайн көллиятендә укыган.

– Районга кайткач, үз эшемне башлап җибәрергә булдым. Социаль килешү төзеп булуын белгәч, район Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Дәүләт эш башлар өчен 150 мең сум акча бирде. Моны кире кайтарасы түгел. Шушы акчага иң беренче чималларымны алып, кул эшенә тотындым. Күн эшләнмәләре миңа бик ошый. Соңгы арада халык миллилеккә өстенлек бирә. Шуны исәпкә алып, кул эшләремне бизәкләргә күмдем, – ди Гөлсем.

Республикада 2023 елда Гөлсем кебекләрнең саны 5303кә җиткән. Социаль контракт төзү 2015 елда 9 процентны тәшкил итсә, 2023 елда ул 82 процентка җиткән.

– Кемдер шәхси хуҗалыкта эшли, машина төзәтү станцияләре ачалар, тегү цехларын эшләтеп җибәрәләр, – ди министр. Аның сүзләрен утырышта чыгыш ясаган Актаныш районы башлыгы  Ленар Зарипов та хуплады. Актанышта 2023 елда  85 социаль контракт төзелгән.

«Социаль контракт төзеп, мондый кешеләр үзләрен генә фәкыйрьлектән коткарып калмый, башкаларны да эшле итә», – ди Эльмира Зарипова. Республикада фәкыйрьлек дәрәҗәсе исә 2017 елда 7,2 процентны тәшкил итсә, быел 5,5 процентка калган.

– Социаль ярдәм чаралары алучылар саны буенча без аз керемле кешеләрнең кимүен күрәбез. Димәк, кешеләрнең яшәү шартлары яхшыра, – ди министр.

Утырышта социаль тармакка кагылган үзгәрешләр хакында да сөйләделәр. 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы арту, эшсезләр саны кимү, өлкән яшьтәгеләрне яңадан бушлай укыту, гаиләләргә ярдәм чаралары хакында сөйләнелде.

– Республикада уртача хезмәт хакы 59 мең 223 сум тәшкил итә. Татарстан хезмәт хакын түләү буенча Идел буе федераль округында алдынгылыкта, – ди Эльмира Зарипова. – 2024 елда Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22 мең 20 сум тәшкил итте. Бу – минималь куллану бюджеты кадәр. Без беренче тапкыр республикада минималь хезмәт хакы белән минималь куллану бюджетын тигезли алдык. Ел башыннан яшәү минимумы 13 мең 135 сум булды.

Министр әйтүенчә, Татарстанда 61 социаль ярдәм чарасы бар: 6 федераль һәм 55 республика чарасы. 2023 елда министрлык бюджетының һәр икенче сумы балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына юнәлтелгән.

– Республикада күпбалалы гаиләләр арту күзәтелә. Соңгы 10 ел эчендә аларның саны, 2 тапкыр артып, 50 мең 200гә җитте, – ди ул.

Эшсезләр саны да кимегән. 2023 елда мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 31 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 72 проценты эшкә урнаштырылган. Министр әйтүенчә  бүген республикада 49 меңнән артык эш урыны бар. Татарстанда бер эшсезгә 12 вакансия туры килә икән.

Утырышта катнашкан Казан Дары заводы генераль директоры Александр Лившиц әйтүенчә, 2024 елда аларга тагын 800 хезмәткәр кирәк булачак. Тик ятмыйлар, районнарга чыгып, эшчеләр эзлиләр. Шартлары да кеше кызыгырлык. Анда эшләүчеләргә махсус хәрби операциядән алып кала торган бронь бирү, армиягә җибәрмичә тору каралган. Уртача хезмәт хакы да  аз түгел – 92 мең сум. Директор сүзләренчә, хезмәтенең катлаулылыгына карап, 100–150,  хәтта 200 мең сум акча алучылар да бар.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары – статс-секретаре Андрей Пудов илкүләм «Демография» проекты кысасында Татарстанда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Аеруча өлкәннәрне «Озак вакытлы карау» пилот проекты буенча башкарылган эшләргә тукталды. Ул да, социаль контракт төзеп, фәкыйрьлекне киметүне үрнәк итеп куйды.

Шулай ук  Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов та, кармак биреп балык тоттыруның уңышлы эш икәнен әйтте. Россиядә 7 миллионнан артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, ди.

– Эшсезләргә әнә шулай ярдәм итү яхшы. Без бүген кайчан чираттагы пособиене түләрләр дип көтеп утырмыйча, үз эшен башлаган кешеләр белән таныштык, – диде ул. – Россиядә әле туарга өлгермәгән, анасы карынында яткан бала да социаль түләүгә өметләнә ала. Берәү дә читтә калмый.

Читтә калмау дигәннән, Татарстаның премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чараларына тукталды. 2023 елда башкарылган эшләргә уңай бәя биреп, быел да шулай дәвам иттерүне, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру, аларны яңадан укыту, мәдәни тормышта актив катнашуларын тәэмин итүне оештыруны сорады.

– Гаилә елы уңаеннан демографияне күтәрүне бурыч итеп куябыз, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү