Россиядә 20 миллионнан артыграк кешегә кагылачак бу.
Быел 1 февральдән 40тан артыграк төрле түләү, пособие һәм компенсацияләрне 7,4 процентка индексацияләү күздә тотыла. 20 миллионнан артыграк кешенең кереме артачак, дигән сүз бу. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән шул хакта хәбәр иткәннәр. Хөкүмәтең бу җәһәттән карары проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталына урнаштырылган, дип яза “ТАСС”.
“40тан артыграк төрле түләү, пособие һәм компенсацияләр: ана капиталы, бала туганда бер тапкыр түләү, бала карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, башка шундый социаль ярдәм чаралары күләме 7,4 процентка индексацияләнәчәк. Шулай итеп, дәүләт ярдәме алып килүче 20 миллионнан артыграк кешенең кереме артачак”, – дигән хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Министрлыкта искәртеп үтелгәнчә, түләүләр, пособие һәм компенсацияләр һәр ел саен 1 февральдән, алдагы елда куллану бәяләренең күпме үсүеннән чыгып, арттырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat