Татарстанда бер ир дустын үтергәнче кыйнаган

Югары Ослан районында яшәүче кеше үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Татпрессаа.ру хәбәр итә. 

31 декабрьдә 46 яшьлек ир 45 яшьлек дустына килгән. Кәеф-сафа корып утырганда ир-атлар арасында низаг чыккан. Ярсыган ир дустына берничә тапкыр бик каты итеп суккан. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән үлгән, ә гаепләнүче җинаять урыныннан качкан. Мәрхүмнең мәетен берничә көннән соң гына табып алганнар. Гаепләнүче кулга алынган.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү