Татарстанның уңышлары бәхәссез, ә КАМАЗ – Россия автомобиль төзелеше лидеры. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында Чаллы мэры Наил Мәһдиев докладын тыңлаганнан соң белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Татарстанның беренче Президиенты Минтимер Шәймиевнең күп эш башкаруын беләм, без аның белән КАМАЗны коткаруга күп вакыт бирдек. Рәхмәт», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Аңа автошәһәр мэры да рәхмәт белдерде.
«КАМАЗ – Россиядә автомобиль төзелешенең бәхәссез лидеры, әмма ул дөнья автосәнәгате лидерларының берсе дә», – диде Владимир Путин, шуңа бәйле рәвештә «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» раллиенда күпсанлы җиңүләре турында искә төшереп.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat