Миңнеханов Михаил Волков белән Татарстанда почта бүлекләрен яңарту турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Почта России” акционер җәмгыяте генераль директоры Михаил Волков белән очрашу үткәрде. Чарада почта бүлекләрен төзекләндерү һәм яңарту программасы каралды, дип яза республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
“Почта бүлеге” – аеруча авыл җирендә, иң төп социаль объектларның берсе”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында.
Моннан тыш очрашуда катнашучылар почта бүлекләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрне киңәйтү, бу өлкәгә кадрлар җәлеп итү мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез: республикада, яңарту программасы (Росия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла) нигезендә, 2022 елда – 15, 2023 елда – 32 почта элемтәсе бүлеге яңартылды. Быел да бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк. Республикада барлыгы 1138 почта бүлеге һәм аларда 8 меңнән артыграк хезмәткәр эшли.


Фикер өстәү