Олы юлның олы проблемалары: М12 чын кышны ничек каршылады?

Бу сорауга җавап  табу өчен без Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиевкә мөрәҗәгать  иттек. Сәбәбе дә бар.  Татарстан буенча уза торган 140 км юлның 60 ы нәкъ менә Кайбыч районына туры килә. Димәк, юлның  бу өлешендә күбрәк күрергә дә, күбрәк әзерләнергә дә тиешләр булып чыга.

Рамис Рафисович безгә түбәндәгеләрне җиткерде.

— Бу көннәрдә аномаль булган һава шартлары күптәнге хәлләрне  искә дә төшерде, гаҗәпләндерде дә. Бер караганда бу чын кыш – гадәти хәл кебек. Әмма күптән күрелмәгәнгәме, аптырабрак калучылар да булды. Безнең Идел буе территориясен шушы эпицентрның үзәгенә эләккәндер дип аңлыйбыз, чөнки федераль каналларда һава торышы хакындагы сүзләрне гел Татарстаннан башладылар. М7 трассасында ниләр генә юк! М12 нең күпчелек өлеше безнең районнан узганга, нәрсәләр булганын күреп, ишетеп торабыз. Чыннан да,трасса бик зур авырлыкларга килеп төртелде. Беренчедән, ул тышкы яктан да, эчке яктан да бик биек барьерлар белән әйләндереп алынган. Алар үзеннән-үзе карны тоткарлаучы булып торалар. Көчле буран  карны сыртлап сала. Икенчедән, юл шактый киң булса да, беренче полосада баручы машинаны икенче полосадагысы узам дип килеп басса, икәү бергә кысылалар, нәтиҗәдә бөке барлыкка килә. Ни алга, ни артка китә алмыйлар. Әле бит М12 дә теләсә кайсы якка рәхәтләнеп йөреп тә булмый.

Ярдәм чараларын күрдек.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыту һәм ашату өчен махсус чатырларын бирде. Аларны алып кайтып, Олы Кайбыч авылы янындагы зур парковка янәшәсенә   урнаштырдык. Юл хәзер дә ябык. Ким дигәндә, 70 ләп фура тора. Кичә бу ярдәм бигрәк тә кирәк булган иде. Бүген һава торышы бераз ачыла төште. Әмма кеше барыбер күп әле.  Ашау-эчү якларын район үзе кайгыртты.  Ул бит әле пунктны китереп куйдык та, барысы да шунда килеп керде дигән сүз түгел. Машиналарның кайберләре  5 км ераклыкка барып туктап калганнар, кайберләре 10 км га.  Кайберләренең ягулыклары беткән. Кайберләре баскан урыннан селкенә дә алмый: алда да, артта да, ян-якта да машина.  Аларны җыештырып йөрү өчен  Гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәте һәм М12 сафка басу уңаеннан  “Автодор” оештырган  авария комиссарлары хезмәткәрләре зур көч куя. Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә  шушында эшли.  Күмәк көч белән күп кенә юлчыларны баләдән коткаралар.

Әйтәсе килгән сүзем шул. Бу – олы юл, олы юлның үз проблемалары бар. Йөрергә чыккан кеше һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүләренә һәрберебез дә җитди карасак иде.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү