Узган елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә хезмәт хакының күпмегә артканы билгеле

2023 елда республикада төзелеш өлкәсендә уртача хезмәт хакы 8,3 процентка артып, 51,3 мең сумга җиткән. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр белдергән.

“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә исә хезмәт хакы 11,4 процентка үсеп, хәзер 43 мең сум тәшкил итә”, – дип өстәгән министр.
Ул шулай ук Татарстанда төзелешнең бик нык күтәрелеш кичерүен, тармакта эшләүчеләр саны артуның шул хакта сөйләвен әйткән. 2023 елда тармакта эшләүчеләр саны 14,4 процентка күбәеп, 93 мең кешегә җиткән.
Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәткәрләр саны берникадәр кимү (1,1 процентка) күзәтелгән: биредә эшләүчеләр 27,6 мең кешегә калган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү