17 гыйнвар. Шәхесләр

Артист, язучы Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елда Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдия»не ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый.  1914-1915 елларда ул – «Сәйяр» труппасы артисты. Гражданнар сугышы чорында Әстерханда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә катнаша. 1922 елдан Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйный, Казанда театр техникумын оештыру эшендә катнаша, аның директоры һәм укытучысы булып эшли. Рус, совет һәм чит ил драматургларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Татарстан АССРның халык, РСФСРның атказанган артисты. Зәйни Солтанов 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була.

Язучы, драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Актив иҗат эшчәнлеге 1956 елда башлана. 1950 елның мартында ялган гаеп белән кулга алына, 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була.

«Өч аршин җир», «Зәй энҗеләре», «Урталыкта», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», «Балта кем кулында», «Йәгез, бер дога! » әсәрләре авторы.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү