Юлда, иминлек максатыннан, сәгатенә 70 метрга кадәр тизлектә генә барырга мөмкин әле.
“Автодор” дәүләт компаниясе “М12” “Восток” юлының Татарстан аша үтүче 766 нчы чакрымнан 836 нчы чакрымга кадәрге өлешендә автомобиль хәрәкәтен яңарту турында хәбәр итте. Трассаны тулысынча тәртипкә китергәнче, юлның бу өлеше аша узган өчен вакытлыча түләү алынмаячак. Бу хакта “Татарстан24” яза.
Юлчылар, трассаны бураннан соң калган кар көртләреннән арындырып, юлдан йөрүне тәэмин иткәннәр. 684нче чакрымнан 766нчы чакрымга кадәрге юл өлешен кардан арындыру дәвам итә әле. Махсус техника юлны көчле салкында хасил булган боз кантарларыннан чистарта.
Юлда иминлек саклау максатыннан чыгып, әлегә сәгатенә 70 чакрымга кадәр генә тизлектә барырга рөхсәт иткәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat