Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт милкендәге җир һәм мөлкәтне арендага алып тору буенча җыелган бурыч күләмен катгый төстә күзәтергә кушты. Бу хакта ул Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә белдерде.
“Муниципаль мөлкәткә аренда түләве буенча бурыч проблемасы бар. Бу саннар атап үтелде. Министрлыкларга һәм хакимият башлыкларына бурычларны бик игътибар белән күзәтүне йөклим. Мондый очраклар булса, дәгъва эшләрен башларга кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.
Министрлык коллегиясендә ведомство башлыгы Фәнил Әһлиуллин узган елда муниципаль бюджетларда аренда түләве буенча бурычның 301 миллион сумга җитүен, күпчелек өлешенең җир кишәрлекләренә туры килүен әйтте. Мөлкәт буенча бурыч 7 миллион сумга кимесә, җир кишәрлекләре буенча – 40 миллион сумга арткан. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе районнарында бигрәк тә зур бурыч тупланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat