Татарстанда бер оешманың баш бухгалтеры мошенникларга 24 миллион сум күчергән

Әлмәттә предприятиенең баш бухгалтеры кемнәргәдер 24 миллион сум акча күчереп куйган. Моңа кадәр аның мессенджерына, имештер, генераль директордан партнерларына түләү үтенече белән хәбәр алынган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бухгалтерны телефон номерының таныш түгеллеге шиккә салмаган, чөнки аккаунт профилендә җитәкчесенең фотосы булган. Шул рәвешле белгеч өч банк счетына 10 миллион сум күчергән. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланган. Бу юлы инде 14 миллион сум күчерергә туры килгән.
Соңрак бухгалтерның телефонына таныш булмаган тагын бер номердан (шулай ук профилендә предприятие генераль директорының исеме, фамилиясе язылган һәм фотосы урнаштырылган) хәбәр килгән. Финансист бу юлы шиккә калып, тегеңә үзенең шиген әйткәч, әлеге телефон номеры юкка чыккан. Оешма җитәкчесенең акча күчерү турында бернинди дә әмер бирмәве, үтенеч җибәрмәве ачыкланган. Шулай итеп, предприятиегә барлыгы 24 миллион сумлык зыян китерелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү