Казанның 18нче хастаханәсендә янгын чыккан

Бүген Казанның 18нче хастаханәсендә янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, янгын турындагы хәбәр 13:24 сәгатьтә килгән.

Хастаханәнең икенче катында чыккан янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән. 13:58 сәгатьтә аны сүндергәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 кешене эвакуацияләгәннәр, зыян күрүчеләр юк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү