Татарстанда өч машина бәрелешкән: берсенә ут капкан

Бүген иртән Салмачы бистәсендә яшәүчеләр телеграм-каналларында берничә машинаның бәрелешүе, берсенә ут кабуы турында хәбәр иткән.

“Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән белдерелгәнчә, Казанның Салмачы бистәсендә өч җиңел машина бәрелешкән. Авариядә “Hyundai Solaris”ның моторыннан ут чыккан. Коткаручылар, тиз генә килеп, янгынны сүндергән.
Беркемгә дә зыян килмәгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү