Зур эш аздан башлана

Башкалада яңа тәкъдим-проектлар турында фикер алыштылар. Татарстанда ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы «десанты» булып китте. Хөкүмәт йортында узган чарада, шул исәптән, Әлмәткә туристлар җәлеп итү турында да сөйләштеләр.

Татарстан Министрлар Кабинетында Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләренә багышланган эшлекле чаралар узды. Аларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева да катнашты. Рөстәм Миңнеханов кунакларга уртак хезмәттәшлек һәм стратегик сессия үткәрү урыны итеп республиканы сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

– Ике арада яхшы мөнәсәбәтләр тарихы бар, – диде Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ белән хезмәттәшлек турында.

Ул моношәһәрләргә ярдәм итү юнәлешендәге уртак эшкә дә аерым тукталды. «Бу – зур проект, аны гамәлгә ашыру барышында моношәһәрләрдә 18 мең эш урыны барлыкка килде, 56 миллиард сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп иттек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ВЭБ.РФ ярдәме белән республикада өч мәктәп төзелүен искәртте. Сүз дәүләт-шәхси хезмәттәшлек турында бара. Билгеле булганча, узган ел бер елдан да кимрәк вакыт эчендә Казанда, Чаллыда һәм Арчада 3,5 мең урынга исәпләнгән өч уку йорты төзелде. Алар 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачты.

– Безнең хезмәттәшлек бик күп еллар дәвам итә. Татарстан зур юл үтте һәм бу мөмкинлекләр мәсьәләсе генә түгел. Без бүген бөтен мөмкинлекләр дә тулысынча тормышка ашырыла дип әйтә алабыз. Без катнашкан һәм сез башлап җибәргән уртак проектлар өчен бик зур рәхмәт, – диде Игорь Шувалов.

Светлана Чупшева сүзләренә караганда, Стратегик инициативалар агентлыгының барлык проектлары – тәүгеләре дә, хәзер тормышка ашырылучылары да Рөстәм Миңнеханов катнашында эшләнә. Ул  Татарстанга һәрвакыт рәхәтләнеп килүен дә әйтте.

– Нәкъ менә шундый чараларда, очрашуларда яңа стратегик инициативалар һәм проектлар туа, без аларны Күзәтүчеләр советында илебез җитәкчелегенә, илебез Президентына, Күзәтүчеләр советы рәисенә тәкъдим итәбез, – диде агентлык җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, 12 ел эшләү дәверендә бер генә проект та, бер генә тәкъдим дә җавапсыз калмаган. Алар тормышта үз юлын тапкан, зур федераль программаларга әверелгән. «Әлеге программалар тормышыбызны яхшы якка үзгәртүгә хезмәт итә», – диде Светлана Чупшева.

Сөйләшү барышында яңа фикер-тәкъдимнәр дә яңгырады. Аерым алганда, якын киләчәктә Әлмәт республиканың көньяк-көнбатышының туризм үзәгенә әверелергә мөмкин. Район башлыгы Тимур Ногуманов ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе катнашында оештырылган «Кунакчыл шәһәрләр» укыту программасында катнашулары турында сөйләде.

– Беренче карашка, туризм Әлмәт өчен ят күренеш кебек. Бу юнәлештә үзебезне күзләре ачылып кына килүче песи балалары кебек сизәбез. Безнең өчен әлегә барысы да сәер, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. – Уку барышында Әлмәтнең туристларга күрсәтерлек нәрсәләре бар икәнен аңладык.

Татарстанда яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне куәтләп, Игорь Шувалов, республикада башланган бөтен эш тә һәрвакыт азагына кадәр җиткерелә, дип ассызыклады. «Бездә бер генә тәмамланмаган проект та юк. ВЭБ.РФнең Татарстан белән барлык проектлары да уңышлы», – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү