Былтыр Татарстанда 9 меңнән артык кеше контракт буенча хезмәт итү өчен килешү төзегән

2023 елда Татарстан хәрби комиссариатлары аша 9 меңнән артык кеше контракт буенча хезмәт итү өчен килешү төзегән. Бу хакта контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты җитәкчесе Евгений Токмаков әйтте.

Хәрби хезмәткә китү турында карар кабул итүчеләр арасында республикада яшәүчеләр белән беррәттән, илнең башка төбәкләрендә теркәлүчеләр һәм чит ил гражданнары да бар. “Соңгылары нигездә БДБ илләреннән килүчеләр”, – дип ачыклык кертте Евгений Токмаков.

Быел Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен былтыр гамәлдә булган түләүләр үз көчендә калачак.

– Хәрбиләр илнең Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, ДОСААФтан – 105 мең сум акча алачак, – диде Казандагы пункт җитәкчесе. – Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр тарафыннан аерым түләүләр каралган. Гомумән алганда, бер тапкыр бирелә торган түләү 600 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү