Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта: синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады

Иртәгә Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга, урыны белән 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез максималь һава температурасы -5-0 градус булачак.

Пәнҗешәмбе, 1 февральдә, төнлә урыны белән кыска вакытлы кар, төнлә 8-13, көндез 2-7 градус салкын булачак.

2, 3 февральдә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Урыны белән бераз кар явуы көтелә. Төнлә 4-9, көндез 1-6 градус салкын фаразлана.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү