Республикада 22–28 гыйнвар чорында коткаручыларга 223 тапкыр тревога буенча юлга кузгалырга туры килгән.
Шул исәптән алар 64 тапкыр янгын сүндерергә барган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, янгыннарда 3 кешенең гомере өзелгән, 5 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Янгын сагы хезмәткәрләре 3 кешене үлемнән коткарып калган.
Электр приборларыннан (21 очрак), мичләрдән (11 ) файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү (15 очрак) фаҗиганең төп сәбәпләренә әйләнгән. Калган 7 очрак башка сәбәпләргә бәйле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat