Сабые 1,5 яшькә җиткәнче эшкә чыккан әниләргә пособие түләнәчәк

Быелдан баласы белән декретта утырган кеше, сабыена 1,5 яшькә җиткәнче эшкә чыккан очракта, пособие алуын дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсенең еллык киңәйтелгән утырышында әйттеләр.

— Хәзер вакытыннан алда эшкә чыккан декретта утырган әни ( әти һәм башкалар да була ала) бала караган өчен бирелгән пособиены алуны дәвам итәчәк,- диде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү