Татарстанда пенсия һәм пособиеләр түләүдә үзгәрешләр бар

Быел 1 гыйнвардан карлык буенча пенсиянең төп өлеше, 7,5 процентка индексацияләнгәннән соң, 8 134,8 сум тәшкил иткән. Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ведомство коллегиясендә шулай дип белдергән.

5 елга кадәр эш стажына ия булучыларга тулы бер ай өчен “больничный”ның максималь күләме – 75,6 мең сум, 5-8 еллык эш стажына ия булучыларга – 98,2 мең сум, 8 еллык һәм аннан күбрәк эш стажына ия булучыларга – 122,8 мең сум тәшкил итәчәк. Бала караган өчен бер айга максималь түләү күләме – 49,1 мең сум. Пособие хатын-кыз (ир-ат) баласына 1,5 яшь тулганчы эшкә чыккан очракта да, шул исәптән тулы булмаган эш көне буенча, яки өйдә эшләгәндә дә, сакланып кала.
Тагын бер яңалык: хәзер ана капиталын шәхси йортны төзекләндерү өчен файдаланып булачак. Ә ана капиталына хокуклы ялгыз аталар бу акчаны булачак пенсиясенең тупланма өлешенә җибәрә алачак.
Инде килеп, инвалид балаларны, балачактан 1 группа инвалидларны караучылар, эшкә урнашкан очракта да, ай саен 10 мең сумлык пособие алачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү