Казанда “ГАЗель” машинасының 56 яшьлек ир-атны таптатуы видеога эләккән

Кичә көндез Мамадыш трактында килеп чыккан авариядә бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

56 яшьлек ир-ат, “М7” юлы аша йөгереп чыкмакчы булганда, “ГАЗель” көпчәге астында калган. Фаҗига мизгелләрен йөк машинасындагы видеорегистратор “тотып” алган.
Машина таптаткан ир-атны хастаханәгә озатканнар. Кызганычка, табиблар аны үлем тырнагыннан йолып кала алмаган: бәхетсезлеккә юлыккан ир ике сәгатьтән соң хастаханәдә җан биргән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү