* Эшеннән яисә башка җирдән өенә кайтканда, ир кеше гүзәл йөз белән керергә, кулы белән күрешеп, гаиләсенә сәлам әйтергә тиеш.
* Хатыны белән мөлаем итеп сөйләшергә, хатынның хәлләрен сораштыру тиешле. Хатынын ул ярата торган исемнәр белән чакырырга, дәшәргә кирәк.
* Ирләргә хатыннарын иркәләргә, аның белән уйнарга кирәк. Өйгә кайтканда да, киткәндә дә үбеп китү комачау итмәс.
* Ир хатынына өй эшләрендә булышырга тиеш. Хатыны бәби көткәндә аеруча да.
* Иргә хатын белән һәрвакыт киңәшләшергә кирәк.
* Ир кеше сәфәргә чыкканда, хатыны белән матур итеп саубуллашырга, күбрәк акча калдырып китәргә, кайтканда бүләкләр алып кайтырга тиеш.
* Бер-берсенең серләрен сакларга тиешләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһ каршында иң зур әманәт – ир белән хатын арасында булган серләр», – ди.
* Хатынына нәсыйхәт, гыйлем бирү, өйрәтү, тәҗрибә алышу хуплана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat