Татарстан бәхетле кешеләр саны буенча өченче урынга чыккан. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең 11 проценты үзен 5 баллга (иң югары балл) бәхетле итеп сизә. «СенатИнформ» язганча, әлеге күрсәткеч бары тик Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсендә ( 22%), шулай ук Түбән Новгородта (16%) гына бездәгедән югары.
Татарстанда яшәүчеләрнең тагын 33 проценты үз бәхетен 4 баллга бәяләгән. Краснодар крае халкының – 44, Свердловск өлкәсе халкының 39 проценты да шундый ук бәя биргән.
Республикадан сайланган сенатор Александр Терентьев әйтүенчә, бездә башкача була да алмый. «Үзебезне бәхетле итеп сизү төбәк сәясәтенә бәйле. Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгылыкта бара, илкүләм максатларга ирешү рейтингында, Мәскәүдән соң, икенче урында тора», – дигән ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat