Чаллыда баласын кыйнаган анага карата җинаять эшен тикшерүне Бастрыкин контрольгә алган

Чаллыда баласын кыйнаган хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү турында мәгълүматлар Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратына җиткереләчәк. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: Чаллыда күпкатлы йорт подъездының “акыллы” домофоны камерасы бер хатын-кызның баласын капюшоныннан сөйрәп ишек төбенә сөйрәп китерүен төшереп алган. Видеодан күренгәнчә, подъезд төбенә җиткәч, хатын-кыз, сүгенә-сүгенә, баласына берничә тапкыр суга.

Тикшерүчеләр бу хәлгә карата җинаять эше кузгаткан. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Валерий Липский эшне тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре һәм килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре турында Бастрыкинга җиткерәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү