Иренә ачудан баласын кыйнаган Чаллы хатынына карата җинаять эше ачылган

Чаллыда бер йорт подъездындагы «акыллы домофон» язмасы җинаять эшенә сәбәпче булды. Бу хакта «Интертат» яза. 

Берничә көн элек мессенджерларда видео таралды. Видеода күренгәнчә, кич ишек янына бер хатын-кыз килә. Бер кулына нидер тоткан (аны «сыра шешәсе» дип тә язалар), ә икенче кулына бәләкәй малайны капюшоныннан эләктергән. Малай тыпырчына, бөтен урамны яңгыратып кычкыра.

Берәү дә ярдәм итми, бала өметсезлеккә бирелеп сулкылдый башлый.

Хатын баласын җиргә дә ыргытып ала, подъезд ишегенә дә бәреп ала, сүгенеп, баланы мыскыллый. «Яратасыңмы? Нигә елыйсың?!» – дип кычкыра, сүгенә, бу сүзләр дә малайның кычкырган һәм елаган тавышы аркылы көч-хәлгә аңлашыла. Соңыннан ул аңа суга башлый. Видеода баланы кыйныйлармы, әллә ишеккә сугалармы икәне күренми.

Чаллы халкы бу видеоны күргәннән соң, әни кешенең болай кылануына ачуы чыккан, бу хатыннан баласын тартып алырга кирәк, дип фикер алыша:

«Мондый кабәхәтләргә Аллаһ нигә бала бирә икән»; «Бу хатынны психологка алып барырга кирәк. Ә баланы тартып алу яхшы түгел. Ул ачуын баласыннан ала», – дип язганнар.

Бу язманы Чаллы прокуратурасы хезмәткәрләре дә караган һәм тикшерү башлаган.

Хокук саклау органнары бу хатынның шәхесен ачыклаган. Балага 5 яшь. Надежда заказга балаларның кул һәм аяк эзләрен ясау белән шөгыльләнә икән. Ул ни өчен баласына рәхимсез булуын аңлаткан. Ире белән талашкач, ачуын баласыннан алуын әйткән. Хатын әйтүенчә, бала гиперактивлыгы белән аны чыгырыннан чыгарган. Ул эчкече булмавын, бу баласыннан тыш 2 яшьлек кызын тәрбияләвен әйткән. Моңа кадәр опека органнарыннан бернинди дәгъва булмаган. Баланың әнисе үзенә һөҗүмнәрдән туюы һәм башка шәһәргә күчәргә теләве турында әйткән.

Полиция һәм опека органнары баланы анасыннан вакытлыча алып, судмедэкспертиза уздырган. Анасы әйтүенчә, баланың күгәргән урыннары юк. Баланы кайтарганнар.

«Балага карата кырыс мөнәсәбәт булуы ачыкланса, күзәтчелек органы, профильле белгечләр белән бергә, балигъ булмаган балаларның караучысыз булуын кисәтү турындагы закон таләпләрен үтәүгә бәя бирәчәк. Нигез булган очракта, чаралар күреләчәк», – дип сөйләгәннәр Татарстан прокуратурасында.

Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкин бу эшне шәхсән контроленә алган. «Балигъ булмаганнарны тиешенчә тәрбияләмәү» маддәсе буенча (156нче маддә) җинаять эше ачылган. Бу маддә нигезендә штрафтан алып 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

«Аргументы и Факты» балалар психологы Кристина Матвеевадан комментарий алган. Психолог әйтүенчә, «игътибар дефициты һәм гиперактивлык» синдромы булган балаларның ата-аналарына бер дә җиңел түгел. «Теләсә кайсы баланы тынычландыру җиңел түгел, ә ата-аналарның күбесенең психологик алымнары, күнекмәләре юк, андый синдром булганда – бигрәк тә. Бу видеода бер әйбер күңелне кыра – бала киреләнүдән туктагач та, әнисе тынычланмый һәм агрессиясен дәвам итә. Мөгаен, бу хатын үзе дә психологик ярдәмгә мохтаҗдыр.

«Игътибар дефициты һәм гиперактивлык» синдромлы балалар тәрбиясез кебек тоела – чөнки алар тавышлы, кире, шәхси чикләрне аңламыйлар, ә чынлыкта бу – авыру билгеләре. Мондый ата-аналарга балалары белән даими булырга кирәк, әмма ярдәмчең булмаса, бу катлаулы – чөнки кеше арый. Мондый синдромлы балаларның ата-аналарына психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки алар сәламәтлекләрен һәм психикаларын сакларга тиеш».

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү