9 айлык сабый белән әнисе югалган

Башкортстанның Гафури районы Юлык авылында яшәүче Зилә Акбурова (Маскова) һәм аның 9 айлык кызы Венера Маскова югалганнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Өмет» хәбәр итә.

Югалган хатынның ире полициягә гариза язган. Зилә кызы Венера белән 5нче февральдә чыгып киткән. Шул вакыттан бирле аларның кайда икәнлеге билгесез. Ufa1.ru порталы белдерүенчә, югалган хатынның «ВКонтакте» челтәрендә дистәләгән аккаунтлары бар, әмма сәхифә хуҗасы анда күптән кермәгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү