«Әхмәтхан хаҗи» мәчете көрәш ярышына чакыра

Балык Бистәсе мөхтәсибәте һәм Тәберде-Чаллысы авылы «Әхмәтхан хаҗи» мәчете мәхәлләсе балалар арасында татарча көрәш ярышы оештыра.

Дин әһеле Раил хәзрәт Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, көрәшкә 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк балалар чакырыла. 25-60 һәм 60 кг артыграк үлчәүдә ярышлар узачак. Төп бүләк — велосипед. Ярышка Мамадыш, Теләче, Кукмара, Арча районнарыннан да балалар киләчәк.

Көрәш Котлы Бүкәш авылы мәктәбендә 10 февральдә узачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү