Үзәк банк гыйнвар ахырында Россия икътисадына үзенең айлык мониторингын игълан итте. Финансчыларның рәсми нәтиҗәсе шундый: күпчелек предприятиеләрдә җитештерү кими башларга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, күп кенә компанияләр бизнес-планнарын паузага куйган, Үзәк банкның төп ставканы төшерүен көтәләр.
Җитештерү кимесә, бәяләр нишли? Югары күтәрелә. Бәяләр югары күтәрелгәндә, Үзәк банк төп ставканы тагын да күтәрергә мәҗбүр була. Ставка күтәрелгәч, бизнес нишли? Җитештерүне киметә. Менә шундый сихерләнгән түгәрәк барлыкка килә. Хәзерге икътисадчыларга һәм финансчыларга бик гаҗәпләнәм мин. Никтер аларның башларында калькуляторлары дөрес эшләми. Банк процентларын күтәреп, инфляцияне һәм девальвацияне туктатып булса, Төркиядә һәм Аргентинада әллә кайчан тотрыклы бәяләр һәм тотрыклы валюта урнашкан булыр иде. Беренчесендә төп ставка – 45 процент, икенчесендә – 133. Лира һәм песо баш әйләндергеч тизлек белән очсызлана, Аргентинада инфляция быел 250 процентка җитәр дип фаразлыйлар. Димәк, төп ставканы күтәрү – төпсез кисмәккә су ташу ул.
Икътисадта бәяләрне күтәрә торган тагын бер мотор бар. Милли валютаның девальвациясе. Импортны алыштыру дип күпме генә шауласак та, аны әлегә параллель импорт белән генә алыштырып була. Сум очсызланганда, товар бәяләре кыйммәтләнми кала алмый шуңа күрә. Әмма бәясе күтәрелгән доллар читкә товар сатучылар кесәсенә акчаны мул коя. Россия нигездә углеводородлар экспортлый, бюджеты да шулардан кергән табыш хисабына тулылана. 2023 ел нәтиҗәләре буенча икътисад хисапларын игълан иткәндә безнең түрәләр фанфаралар кага: бюджет дефициты аяктан екмады, диләр. Шатланырга, чынлап та урын бар шул: бюджет дефициты ел ахырына 3,2 триллион сумнан артмады. Ә бит май аенда гына еллык дефицит 8 триллион сум булыр, бәлки, 10 триллионга да җитәр әле, дип көткәннәр иде. Дефицит 10 триллионга җитсә, Милли байлык фондында берни дә калмаячак иде. Финанс министрлыгы җәй уртасыннан соң ашыгыч чаралар күрә башлады: сумны очсызландырып, казнага өстәмә табыш койды.
Россиядә «бюджет кагыйдәсе» дигән бер канун яши. Нефть-газ керемнәре билгеле бер суммадан артып китсә, Финанс министрлыгы валюта сатып ала башлый. 7 февральдән ул шул эшкә кереште. Хөкүмәт валюта сатып ала башласа, доллар кыйммәтләнә, ул кыйммәтләнгәч, углеводород керемнәренең сумнардагы күләме дә үсә. Казнага акча ява ягъни. Тагын бер сихерләнгән боҗра пәйда була. Хөкүмәтнең икътисад блогы бик артык әллә ни кыймылдамыйча гына да бюджет дефицитын киметә, социаль пособиеләр, хезмәт хаклары түләргә казнада акча була. Бу схеманың бер генә кимчелекле ягы бар: инфляция арта, инфляция арткач, янә пособиеләрне үстерергә кирәк була, алары үстерү өчен тагын сумны девальвациялисең.
Бу боҗралардан чыгу өчен, «җитештерүне арттыру» дигән механизм куллансаң отышлы булыр иде, билгеле. Әмма бу – катлаулы бурыч. Технологияләр кирәк. Технологияләрне дә, җитештерүне дә баш миләреннән һәм квалификацияле эшче куллардан башка үстерү мөмкин түгел. Менә бу соңгы икесе дефицитта. Әйе, әйе, илдә демографик кризис бара. Ләкин эшче куллар дефициты кеше азлыктан түгел. Профессиональ белем бирү системасы аксый. Кирәкле кадрларны тиешле санда әзерли алмый. Әзерләгәннәренең дә сыйфаты түбән. Бу проблеманы берничә фактор тудыра.
Бу юлларның авторы мәктәптән киткәндә, диплом алып китте. Юк, ниндидер уңышка ирешкән өчен бүләк диплом түгел, белем күтәрү курсларында тырышып укып, зачетлар тапшырып алган диплом. Дөресрәге, шулай алынырга тиешле диплом. Болайрак оештырылды ул эш. Яңа стандартлар буенча белем бирүгә күчкәч, укытучыларның белемен күтәрү тиеш дип табылды. Һәр укытучы онлайн дәресләрдә дә катнашып, лекторларның дәресләренә дә барып белем алырга, биремнәр эшләргә тиеш иде. Моның минем өчен кирәксез нәрсә икәнен әйтеп торуга карамастан, мәктәп администрациясе исемлеккә мине дә тыкты. Болай да ярты ставкага гына йөри идем, өч-дүрт айдан мәктәп белән бөтенләй бәхилләшәсе кеше дәресләргә йөреп мәшәкатьләнмәде, билгеле. Хәер, башка укытучылар да бик әллә ни тырышмады шикелле. Әмма мәктәптән киткәннән соң, кулга бик яхшы катыргыга басылган диплом тапшырдылар шулай да.
Моңа инде күп еллар үтте. Белем күтәрү һәм квалификацияне алыштыру курслары шуннан соң яңарыш кичердеме-юкмы, белмим. Үзәк матбугатта чыккан мәгълүматлар әллә ни зур алгарыш юклыгын күрсәтә. Икътисадның үсеше һәм трансформациясе агентлыгы дигән оешма бар икән. Шул оешма ел саен Өстәмә белем бирү кысаларында ел саен 7 миллион кеше укый, шуның 10 проценты гына яңа профессия үзләштерә дигән мәгълүмат китерә. Җитмәсә алары да реаль икътисад өчен кирәкле белем алмый икән. Профессиональ белем бирү йортларын тәмамлаучыларны да, эшкә алгач, яңадан өйрәтергә туры килә.
Өйрәнең сыеклыгы, ягъни кадраларның тиешле квалификациясе булмауның сәбәбе бер: завод-фабрикада эшләп мантый алмыйсың, хезмәт хаклары түбән. Эш бит болайрак тора: квалификациясез һәм белемсез кешеләр тегендә-монда курьер булып йөреп кенә дә, реаль икътисадтагы уртача хезмәт хакыннан берничә тапкыр күбрәк алалар. Шулай булга, яшьләр станок артына басарга ашкынып тормый инде. Сер түгел: безнең вузлар элек-электән юристлар белән бухгалтерлар әзерләде. Инженер белгечлегенә конкурслар булмады диярлек. Димәк, икътисадны терәү өчен яңадан милли валютаны девальвацияләргә туры киләчәк. Очсызлаган сум бюджетка табышны мул бирә. Финанс отчетлары да, сумнарда исәпләнгәч, матур күренә. Халык оттыра да, икътисад оттыра.
Кайчандыр безгә Россиядә 25 миллион югары технологияле эш урыннары булдырырга вәгъдә биргәннәр иде. Эш урыны гына түгел, 25 миллион кадрын да табу хәзер мөмкин түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat