Татарстанга «Ольга» якынлаша: синоптиклар тагын көчле кар явачагы турында кисәтә

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналына Үзәк Россиягә кичә килгән «Ольга» циклоны төшерелгән сурәтне куйды.

«Метеор-М» иярченле фотосында — «Ольга» циклоны. Ул Гренландиянең көньягында барлыкка килгән һәм Идел буена таба хәрәкәт итә», — дип билгеләп үтә Роскосмосның матбугат хезмәте.

Фото ясалган вакытка кар болытлары Татарстан территориясенә килеп җитмәгән, әмма Мәскәү, Воронеж һәм Волгоградка кадәр барып җиткән.

Ял көннәрендә ил башкаласында явым-төшемнең айлык нормасының чиреге яварга тиеш. Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә М4 «Дон» трассасында кар яуганда 29 автомобиль бәрелешкән — нәтиҗәдә бер кеше үлгән һәм тагын 7се имгәнгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда җепшек кар көтелә — тәүлегенә 6 миллиметрга кадәр явачак. Буран фаразлана һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исә (көндез секундына 20 метрга кадәр тизлектә).

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак. Горький тимер юлы якынлашып килүче циклон аркасында көчәйтелгән эш режимына күчте.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү