Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан президенты сайлавында җиңү яулаган Илһам Алиевны котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан президенты сайлавында җиңү яулаган Илһам Алиевка котлау юллады. Сайлау йомгаклары илдә яшәүчеләр арасында какшамас абруйга ия булуыгыз, аларның сезнең җитәкчелектә актив төстә хезмәт итәргә һәм стратегик социаль-икътисадый бурычларны хәл итәргә әзер торуларын күрсәтә, диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ил халкы Илһам Алиевка дәүләт язмышын һәм үзләренең киләчәген ышанып тапшырган. «Дөнья күләмендә моңарчы күрелмәгән тотрыксызлык шартларында аеруча мөһим һәм, көчле. Тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, киләчәкне алдан күреп эш итүче, талантлы сәясәтче буларак бик зур абруйга ия булуыгызны раслау бу. Чын күңелдән сезгә Әзербәйҗан дәүләтен ныгыту һәм үстерүдә, барлык стратегик максатларыгызга ирешүне, үз халкыгыз файдасына актив төстә эшләү өчен көч-энергия һәм илһам телим!», – диелгән котлауда.

Татарстан Рәисе Россия белән Әзербәйҗан арасындагы мөнәсәбәтләр кысасында Татарстан һәм Әзербәйҗан арасындагы үзара хезмәттәшлекнең алга таба үсәсенә ышаныч белдергән.


Фикер өстәү