«Әй, кешеләр! Бераз акрынаегыз, туктагыз, артык чабасыз, дөньяны артык куасыз» ди сыман

Быелгы кыш кирәген бирә! Кемдер кар күплектән зарлана, кемдер балачак кышын искә ала… Ул чакта кар көртләре – биегрәк, кары да күбрәк тоелган. Сәхифәбез кунаклары белән мәшәкатьле кыштан, әнә шул рәхәт кышка кайтып килдек.

«Юкка түгелдер…»

Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова кышкы физкультура дәресләрен искә алды. «Балачагым Залесный бистәсендә узды. Без физкультура дәресләрендә чаңгыда түгел, тимераякта шуа идек. Ул дәресләр шундый ошый иде миңа! Ә мәктәптән соң бияләйләр, өс киемнәре катып беткәнче тау шуган чаклар – бөтенләй дә онытылмас мизгелләр», – ди ул. Гаиләләрендә тагын бер гадәт булган аларның. «Йоклар алдыннан әни апам белән икебезне һава суларга алып чыга иде. Башта – ул безне, аннан без аны чанага утыртып йөртә идек. Апам – алдан, мин арттан этәм…» Быелгы кышның шулкадәр карлы булуы юкка гына түгелдер, ди актриса. «Гаҗәп кыш бит! Аллаһы Тәгалә юкка гына шуның кадәр күп кар яудырмыйдыр. «Әй, кешеләр! Бераз акрынаегыз, туктагыз, артык чабасыз, дөньяны артык куасыз», – дияргә телидер ул, бәлки…»

«Бу кадәр булганны хәтерләмим…»

Баянчы Динар Бәдретдиновка да бу кыш балачагын хәтерләтә. «Элек без чанада гына түгел, ләгәнгә дә утырып шуа идек. Анысы аеруча кызык була иде аның», – дип искә ала ул. Рәхәт мизгелләрне искә алу да рәхәт шул. «Элек кар күп була иде, ләкин бу кадәр күп булганын хәтерләмим. Әллә онытылган гынамы? Ничек булса да, кышны бик яратам. Әле дә чаңгыга баскалыйбыз», – дип сөйли Динар.

«Без шуа торганы аннан да биек…»

ТНВ корреспонденты Фәйрүзә Мәҗитова быелгы кышны балачак кышына охшата. «Элек ул авыл урамнарындагы карның күплеге иде. Трактор эттереп киткәч, бата-чума кар ерып йөрү бетә, юл ачыла… Юлның ян-якларында таулар хасил булып кала иде. Бие-е-ек таулар! Өй түбәсенә кадәр җитә иде кар көртләре. Ә без шуа торган тау аннан да биегрәк иде», – дип искә ала ул. Таудан шуу – үзе бер вакыйга. «Мәктәптән кайтып, өй эшләрен эшләгәч, рәхәтләнеп Чирмешән елгасы яры буена таудан шуарга чыга идек. Бөтен бала-чага шунда җыела. Икешәр-өчәр бала бер чанага катлы-катлы ятып та төшә идек», – дип сөйли журналист. Бервакыт, чана шуганда аягын авырттырып, ике атналап өйдә ятарга туры килгән. «Эх, үзем өйдә, йөрәгем чыр-чу килгән балалар янында. Ул елны яз иртәрәк килде: мин терелеп чыкканчы, кар эреп бетте. Чирмешәндә ташу иде инде. Хәзер кар яуган саен, бу безнең балачак кышы бит, дип куанам», – ди ул.

«Буран булса, сөенә идек»

Чаналы, чаңгылы, кар каткан бияләйле. Җырчы Ризат Рамазанов та балачак кышын әнә шулай искә ала. «Быелгы кыш, дөрестән дә, кирәген бирә. Ә балачакта, буран башланса, сөенә идек. Мәктәпкә барасы юк бит!» – ди ул. Уеннан башка мәшәкать булмаган чаклар сагындыра, ди җырчы. «Кардан «штаб» ясап, шунда качып ята идек. Өйдән тәмле ризык алып чыгып, шунда утырып ашый идек. Ул мизгелләр сагындыра. Рәхәт вакытлар! Үскәч кенә аңлыйсың шул. Ә ул вакытта тизрәк үсәсе килә иде», – ди Ризат.

 


Фикер өстәү