Белгород өлкәсенең Грайворонск округында өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Вячеслав Гладков Telegram-каналда.
«Грайворонск шәһәр округы Понура хуторы чите ВСУ утына эләкте. Снаряд эләгү нәтиҗәсендә зыян күргән өч эшче бар», — дип язган ул.
Губернатор сүзләренчә, ир-атлар кыйпылчык җәрәхәтләре алган. Хәзер аларны Белгород шәһәренә, 2 нче хастаханәгә алып баралар. Аларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр, дип өстәде Гладков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat