Владимир Путин сайлау алдыннан уртак агитация чараларында катнашудан баш тарткан

Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин быел Президент сайлавы алдыннан узачак уртак агитация чараларында катнашудан баш тарткан. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Наталья Бударина шул хакта белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Россия Үзәк сайлау комиссиясенә Президент вазыйфасына кандидат Путин Владимир Владимировичтан гомумроссия дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында уртак агитация чараларында катнашудан баш тартуын раслаган документ керде. Бу – кандидатның хокукы”, – дигән Бударина Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.
Президентың матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, ил халкы Путинның төрле мәсьәләләр буенча фикерен һәр көн саен ишетеп тора. “Владимир Путин бик киеренке график шартларында эшләүче бүгенге дәүләт башлыгы булып тора. Шуңа күрә ул башка кандидатлардан нык аерыла”, – дип аңлатып үткән Песков хәзерге Президентның дебатлардан баш тартуын.
Исегезгә төшерәбез: узган якшәмбедә Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлавына кандидатларны теркәүне төгәлләгән. Россия Президентын сайлау тәүге тапкыр 3 көн: 15, 16 һәм 17 мартта үткәреләчәк. Дәүләт башлыгы вазыйфасы өчен гамәлдәге ил лидеры Владимир Путин, “Новые люди” партиясе әгъзасы Владислав Даванков, ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий һәм КПРФтан кандидат Николай Харитонов көрәшәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү