5 бала анасы Рәдифә Ногманова: «Яратам да инде мине яратуыңны» дип үбәм»

Гашыйклар көне. 14 февральдә билгеләп үтелә торган бу көн – җан сөйгәннәргә тагын бер мәртәбә «яратам» дип әйтер, кайгыртуыңны, җылыңны бүләк итәр өчен сәбәп. Февральнең бу көнендә бер-береңә бүләк бирү, хис аңлату гадәткә кергән. Кемнәр бу көнгә аерым игътибар бирә, ә кемнәр яраткан кешеңне куандыру өчен сәбәп чыкканын көтми? Шуны белештек.

Рәдифә НОГМАНОВА, 5 бала анасы, журналист:

– Бу бәйрәмне билгеләү юк бездә. Студент чакта, кыз чакта нидер маташа идек кебек инде. Акыл керә башлагач, кызыгы бетте диимме соң? Безнең бәйрәм түгел бит ул. Безнең милләткә дә, дингә дә хас әйбер түгел дип саныйм. Әгәр дә инде бу кем өчендер мәхәббәттә аңлашуга сәбәп икән – рәхим итсеннәр, каршы килмим.

Гаиләдә «яратам» дип яшәү яшеннән узып барабыз кебек. Шулай да, күңел тулып ташыган чакта әйтәбез бу сүзне. Мин арып кайтканда ирем өйдәге мин эшли торган берәр эшемне эшләп куйса, йә иртән торып ашыккан вакытта машинамны җылытып, кардан чистартып торса: «И-и, яратам да инде мине яратуыңны!» – дип, үбеп куям. Ул да шулайрак инде. Еш кына кечкенә балаларыбыз, без кочаклашып торганын күреп: «Муж жену целовать должен!» – дип үбештерәләр дә! Андый чакта: «Әйе шул, әтиегез – мине, мин әтиегезне яратам», – диешеп куябыз. Мәхәббәт ул – гамәл, бер-береңә ышану, бер юнәлешкә карап хәрәкәт итү.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү