Россия Президенты Владимир Путин армия турында ялган хәбәр тарату, экстремистлыкка һәм санкцияләргә, нацизмны торгызуга өндәү өчен хөкем ителгәннәрне мөлкәтеннән мәхрүм итү турында законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Шул рәвешле Россия Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелә. Закон нигезендә, мөлкәттән коры калдыруны күздә тоткан җинаятьләр исемлеге киңәйтелә. Хәзер бу исемлектә “Россия Федерациясе Кораллы көчләре турында белә торып ялган хәбәр тарату” статьясы да пәйда булган.
Моннан тыш “Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәүләр” статьясы барлыкка килгән. Мондый эшчәнлек, аерым алганда, диверсион эшчәнлеккә ярдәм итүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез: “Кабахәтләр турында закон” (Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аны шулай дип бәяләгән) 22 гыйнварда карауга кертелгән һәм инде 10 көн узуга өченче укылышта бертавыштан хупланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat