Актанышның Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач, сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә кордылар. Алар туй көнен 14 февраль — Гашыйклар көненә билгеләгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Руслан Гайсин сөйгәне Илсөяр белән әти-әниләре, туганнары белән 11 февральдә никах туе уздырдылар, бүгеннән закон алдында да ир белән хатын алар.
«Чаллы шәһәренең Никахлашу сараенда тантаналы төстә бер-берсен гомер буена кайгыртып, яратып яшәргә вәгъдә бирделәр», диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat