Еллык коллегия утырышында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кече һәм урта эшкуарлык үсеше күрсәткечләре республика күләмендәге саннардан түбәнрәк булган муниципаль берәмлекләрне атады. Болар – Зәй, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә районнары һәм Казан.
– Әлеге район башлыкларына бизнеска ярдәм чараларына бәйле эшне көчәйтергә киңәш итәм, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Утырыш барышында министр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсенә аерым тукталды. 2024 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 172,5 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. 2023 ел башы белән чагыштырганда, әлеге сан 7 меңгә диярлек арткан. Былтыр бизнес вәкилләре 87 миллиард сумлык ярдәм алган.
– Кече һәм урта эшкуарлык тармагы пандемия чорында да үзен чынбарлыкка яраклаша белүчән итеп күрсәтте, – диде Мидһәт Шаһиәхмәтов.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкның зур өлеше, ягъни 38,3 проценты сәүдә юнәлешенә туры килә. Шулай ук, төзелеш һәм логистиканың һәркайсына 10 процент туры килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat