“Киләчәк уеннары”нда 583 табиб эшләячәк

Казанда “Киләчәк уеннары”на медицина оешмаларыннан 500дән артыграк белгеч җәлеп ителгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
“Спортчыларны медицина хезмәте белән тәэмин итү өчен 583 табиб ике сменада эшләячәк”, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Ярышлар үткәрелә торган объектларда 20 медицина пункты, 40 мобиль медицина бригадасы һәм 25 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булдырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү