22 мең хезмәт хакына физика укытучысы эзлиләр, кем килә?

Тверь өлкәсендә прокуратура мәктәп директорын 5 мең сумлык штрафка тарткан. Бу хакта өлкә прокуратурасы сайты хәбәр итә. Штраф директор вазыйфаларын башкаручы затның административ хокук бозуы өчен салынган. Сәбәбе мондый: бер малайның әнисе улының тарих дәресендә алган билгесен төзәтүне сорап мөрәҗәгать иткән, ә мәктәп җитәкчесе бер ай эчендә җавап бирмәгән.

Россия законы буенча, гражданин мөрәҗәгать иткәч, рәсми оешма бер ай эчендә җавап бирергә тиеш. Синең җавабың бернинди эчтәлексез формаль язу, ягъни отписка гына булырга мөмкин, әмма аның бирелүе мәҗбүри. Оешмалар гадәттә шулай эшли дә, бүре дә тук, сарыклар да исән, дигән мантыйк белән рәсми хат юллыйлар. Тверь өлкәсенең Фиров районында эшләүче мәктәп директоры бу хакта белмәгәнме, әллә белеп тә үзен ваемсыз тотканмы, мәгълүм түгел, ә штрафны барыбер түләргә туры киләчәк. Тарих укытучысы укучыны һәм аның әнисен канәгатьләндерә торган билге куймагач, эшләр менә шул рәвешле зурга киткән. Прокуратура мәгълүматына караганда, укытучыны да дисциплинар җавапка тартканнар, җәзаның нинди икәне әйтелми. Укытучының гаебе ничек ачыкланган, прокурорлар анысын да шәрехләп тормый.

Укытучының эше баланы һәм аның әти-әнисен канәгатьләндерә торган билге кую түгел. Аның бурычы – белемне объектив бәяләү. Әмма мәктәптә эшләү тәҗрибәм булганга шуны әйтә алам: бәя гадел булса да, күпчелек очракта канәгатьтәндерми. Укытучылар гадәттә билгене күтәреп куя, чөнки алардан тормаган хәлләр шуңа этәрә. Югары бәягә дәгъва белдерүче булмый. Андыйга кем каршы килсен инде?! Әле билгеләр югарырак булган саен, эшең дә югарырак бәяләнә. Мәктәп администрациясенең, балаларның һәм әти-әниләрнең күмәк психологик басымыннан качу өчен генә булса да, укытучы журналны югары билгеләр белән бизи.

Социаль челтәрләрдә таныш укытучыларның зарларын укыштыргалыйм. Хәзер бер дә белмәгән укучыга «дүртле» куйсаң да, гаепле буласың. «Бишле» таләп итәләр. Югарыда сөйләнгән очракта прокуратура укучының белемен ничек тикшергән, рәсми хәбәрдә бу хакта берни дә әйтелми. Бәйсез комиссия төзергә һәм укучыны шуның каршында утыртып, имтихан алырга кирәк була бит бу очракта. Андый адымга барсаң, укучы каушый һәм белгәнен дә оныта, димәк, тагын объектив картина барлыкка килми. Укучыга каныгып, түбән билге тезгән очраклар да булгалый, әлбәттә. Сирәк кенә. Бөтен Тверь өлкәсендә моннан соң укытучылар билге куйганда, аның үзләре өчен нәтиҗәсе ничек булачагын уйлаячак, анысына ышанам. Димәк, күрсәткечләр тагын да яхшырачак, белем дәрәҗәсе генә түбәнәячәк.

Әти-әни баласын белем алырга өндәгәндә, максат итеп югары билгене сайлый икән, белем үзе булмый, күз буяулардан торган билгеләр пәйда була. Максатның дөрес сайланмавы гаиләнең үзенә дә, җәмгыятькә дә җимергеч тәэсир ясый. Бик сәләтле балалар, алдашырга өйрәнеп, ялкаулыкка күнегәләр, талантлар җиргә күмелә. Белем үзе таләп ителмәгәч, билге ясау белән генә шөгыльләнгән укытучы таланты да зәгыйфьләнә һәм юкка чыга.

Мәгарифтә исә дәреслек тә, методика да, укытучы таланты да түгел, мотивация төп рольне уйный. Дөрес мотивация табылса, аның белән таулар күчерергә була. Фикерне бер мисал белән сурәткә әйләндерик. Искә төшерик: кайчандыр Татарстан мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла иде. Рус телле әти-әниләр, балаларының телне өйрәнә алмауларын сылтау итеп, зур тавыш кубарды, шаукымы Мәскәүгә барып җитте. Һәм нәрсә булса, шул булды: мәҗбүрилек бетерелде. Барыбыз да туган тел укытучыларын, дәреслек авторларын, методиканы сүктек. Ялгыштык дип әйтергә җыенмыйм, дөрес сүктек. Үзем хәзерге вакытта бер чит тел өйрәнәм. Бик күп укытучыларны һәм методикаларны карап чыктым, байтак сәгатьләр шөгыльләндем, нәтиҗәсе   булмады. Бер мин генә түгел, башка бик күпләрнең тәҗрибәсе шуны күрсәтә: түләп, дәресләр алалар, сүзне сүзгә ялгый алмыйлар, лексика да юк, грамматика да. Ул укытучылар һәм методикалар белән телне өйрәнеп була булуын, бик көчле омтылыш кирәк. Бездә менә шул җитми. Тисә тиенгә, тимәсә ботакка дип атсаң, ботакка да тидерә алмыйсың. Үзем бер яхшы укытучыга тап булгач кына телнең рәтенә төшенә башладым. Беркөнне хатыным минем интернеттан дәрес алганны карап утыра. Укытучы русча җөмләне әйтүгә, мин аны чит телгә күчереп тә куям. «Син тәрҗемәче булып беткәнсең ич инде», – ди хатын, шаккатып. Әле һаман да белемем сай, лексикам ташка үлчәрлек икәнен үзем генә беләм. Шул дәрес кысасында гына беләм телне. Әмма нәрсә өйрәндем, шул онытылмый хәзер. Менә нәрсә эшләтә методика!

Хәзер инде Татарстан мәктәпләрендә татар теле укытуга кайтыйк. Кайсы гына мәктәптә, нинди генә укытучыдан белем алмасын, бер халыкның балалары татарчаны яхшы үзләштерә иде. Татар баласы үз туган телендә өч сүз дә әйтә алмый, теге халыкныкы сиптерә генә. Моны үз фантазиямнән чыгып әйтмим, ул елларда Мәгариф министрлыгындагы татар теле укытылышын тикшереп йөргән белгеч сүзләреннән чыгып әйтәм. Ике кеше: берсе – чиновник, икенчесе – тел галиме класска керәләр дә рәттән балаларны сөйләштерә башлыйлар икән. Тел буенча белемне тикшерүнең иң яхшы ысулы шул, язма эш тә кирәкми, журнал билгесе дә. «Яһүд баласы торып басса, бер кыенлыксыз сөйләшә, башка балалар авызына су кабалар», – дип әйтә иде министрлык белгече. Димәк, бу халыкның әти-әниләре балаларын: «Татар теле белән кая барасың?» – дип өйрәтмәгән, аны өйрәнүнең мөһимлеген аңлаткан һәм мотивация барысын да эшләгән.

Математика өйрәнәсеңме, физикамы, Менделеев дәвамчысы булырга телисеңме, омтылыш дигән бөек нәрсәдән башка таш урыннан кузгалмый. Мәсьәләнең башка ягы да кискен булып калкып ята әле монда: мәктәптән укытучылар китә, чөнки хезмәт хакы дигән мотивация юк. Әле кичә генә ишеттем: 25 еллык стажын тутырган югары белемле укытучы «КамАЗ»га утырган. Татарстан буенча физика укытучылары вакансияләрен ачтым да хезмәт хакына күз салдым. Яшел Үзән районындагы гимназиягә физика укытучысы кирәк. Хезмәт хакы – 20–22 мең сум. Ничек уйлысыз: барачакмы белгечләр 5 февральдә эленгән бу вакансиягә эшкә?

 


Фикер өстәү