Россия Президенты Владимир Путин республикада җитештерелүче Ми-38 очкычларын югары бәяләде. Бу хакта ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйтте.
– Ми-38 яхшы машина, – диде Илбашы.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кайбер кыенлыкларны хәл иткәч, әлеге очкычка бәйле яңа мөмкинлекkәр дә ачылган.
– Безнең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре зур. Аларның егермесе “Ростех” системасына керә. Оборона заказларын үтәүгә бәйле барлык мәсьәләләр контрольдә тора, – диде Татарстан Рәисе республиканың оборона-сәнәгать комплексы турында сөйләгәндә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat